Какылы Күл авылы клубында эшләп килүче театр түгәрәге әгъзалары янәдән үз тамашачысы алдына спектакль белән чыккан.
Күптән түгел генә булып узган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм Россиядә Театр елы кысаларында үзешчән артистлар Аяз Гыйлаҗевның “Яра” драмасын сәхнәләштергән. Бөек Ватан сугышыннан соңгы вакыйгаларны тасвирлаган әсәрне артистларыбыз Фирдәвес Мортазин, Сәрия Галимуллина, Рәсимә Шакирова, Дамир Асылгәрәев, Розалия Абдурахманова, Винера Исмәгыйлева халыкның күңел хисләрен уятырлык итеп уйнады, дип хәбәр итте Какылы Күл клубы хезмәткәре, түгәрәк җитәкчесе Фәйрүзә Мортазина.