Урыссудагы 2 санлы балалар бакчасында спорт-музыкаль күңел ачу чарасы үткәрелгән

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

" Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан уздырылган әтиләргә багышланган чарада өлкән әзерлек төркеме балалары катнашкан. Күңел ачу бәйрәме бер сулышта узган. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләгәннәр һәм сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим иткәннәр. Әтиләре балалары өчен бик шатланганнар, аларны алкышлар белән хуплаганнар, уллары һәм кызлары белән бергәләп күңелле биюләр биегәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International