Ютазы районы хатыннарында ана хисе югалып бара

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең бүген узган утырышында тикшерелгән административ эшләрдән соң комиссия әгъзалары нәкъ менә шундый аяныч фикергә килде.

Утырышка чакыру алган ата-аналарның географиясе тагын да киңәйде – Урыссу, Ютазы, Әбсәләм, Кәрәкәшле... Һәм шул ук контингент һәм алар барысы да бала тәрбияләүдә үзләренең турыдан-туры бурычларын үтәмәүдә гаепләнде. Кәрәкәшле авылында гомумән төркемләнгән җинаять кылучылар барлыкка килгән – 12 яшьлек балалар өй баса. Ютазы авылында яшәүче аналарның берсе баласын башка торак пунктта урнашкан уку йортыннан барып алырга акча тапмаган. Әбсәләм авылында башын югалтып эчүгә салышкан анасы өчен борчылып, 12 яшьлек малай үзе полиция хезмәткәрләрен чакырткан... 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International