Ютазы районы делегатлары Казанда узган «Россия мәгарифе» халыкара форумында катнашты.
Алар менеджмент һәм маркетинг, мәгариф иминлеге өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук мәктәптә китапханә кирәкме, электрон дәреслекләр - чынбарлыкмы яки киләчәкме сорауларына, укытуда трансформация мәсьәләләренә җаваплар эзләделәр.
Мәскәү коллегаларының мастер-классларында булдылар һәм мәгарифтәге методик яңалыклар белән таныштылар.
Россиянең башка төбәкләреннән килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар, чит ил коллегаларының тәҗрибәләре белән таныштылар.