Быел ул Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына һәм Россиядә Театр елына багышланды.
Ял һәм күңел ачу кешенең тулы кыйммәтле тормышының әһәмиятле өлеше булып тора. Мондый эшчәнлек булганда, кеше яңа офыклар ача, әйләнә-тирә дөнья белән гармонияле мөнәсәбәт төзи, тормышның тәмен тоя ала. Шулай итеп, мәдәният хезмәткәрләре, кешенең яшен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып, халыкның ялын оештыра.
Жюри карары буенча, гала-концертка 10 театр һәм 1 фольклор коллективы, башка номинацияләр буенча 44 номер узды.
27-28 февраль көннәрендә Ютазы авылы мәдәният йортында гала – концерт үткәрелде.
Призлы урыннарга лаек булдылар:
Яңа Каразирек авылы клубының "Наҗар чәчәкләре" халык фольклор коллективы - 1 урын;
Акбаш авылы мәдәният йортының "Офык" халык театр коллективы - 1 урын;
Иске Каразирек мәдәният йортының «Нур» театр коллективы - 1 урын;
Какылы Күл авылы клубының "Театр - безнең тормыш» театр коллективы - 2 урын;
Ютазы авылы мәдәният йортының "Ветераннар клубы» театр коллективы - 2 урын;
Иске Урыссу авылы мәдәният йортының «Миниатюра» театр коллективы - 3 урын;
Ташкичү авылы мәдәният йортының «Серле сәхнә» театр коллективы -3 урын.
Бәйрәкә мәктәбенең театр коллективы, Бәйрәкәтамак авылы мәдәният йортының «Сөмбел» коллективы, Ютазы мәдәният йортының «Дуслык» балалар театр коллективы да матур чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Вокал-соло номинациясендә:
Гран - прига Димтамак авылы мәдәният йортыннан Дайана Ямалтдинова лаек булды, 1 урында - Акбаш мәдәният йортыннан Динарис Мирсәетов, Димтамак мәдәният йортыннан Эдуард Марченко, Бәйрәкә мәдәният йортыннан Рәфис Ямаев;
2 урында - Яңа Каразиректән Рамил Вәлиев, Акбаш мәдәният йортыннан Лилия Гәрәева, Байляр авылы мәдәният йортыннан Диләрә
Хәбибуллина, 3 урында - Иске Каразиректән Риналь Әхмәтов, Рәмзил Галиуллин, Ташкичү авылы мәдәният йортыннан Ләйсән Таҗиева. Тамашачылар мәхәббәте призына Салкын Чишмә авылы клубыннан Халидә Шәмсуллина, Урал авылы клубыннан Суфия Гыйрфанова һәм Бәйрәкә авылы мәдәният йортыннан Ясминә Ямаева лаек булды.
Калганнарга катнашкан өчен дипломнар тапшырылды.
Хореография номинациясендә: Гран - прига Подгорный авылы мәдәният йортыннан Рената Әхтәмова, 1 урынга - Димтамак мәдәният йортының «STAR» балалар бию коллективы һәм Подгорный авылы мәдәният йортыннан "Ләйсән” бию төркеме лаек булды. 2 урында - Кече Урыссу авылы мәдәният йортыннан Аделина Герасимова, Радель Зарипов ДУЭТы, 3 урында - Яңа Каразирек авыл клубыннан чыгыш ясаган Әлфирә Таһирова .
Нәфис сүз номинациясендә:
1 урында - Иске Каразиректән Гүзәл Мөхлисова һәм Акбаш мәдәният йортыннан Дания Вәлиәхмәтова, 2 урында - Яссытугай мәдәният йортыннан Гөлүзә Галиева һәм Бәйрәкә мәдәният йортыннан Сажидә Гомәрова, 3 урында - Какылы Күл авылы клубыннан Розалия Абдрахманова.
Вокаль ансамбль номинациясендә:
1 урында - Әбсәләм авылы мәдәният йортының «Сердәш» халык фольклор коллективы һәм Димтамак мәдәният йортының «Забияки» вокаль ансамбле.
2 урында - Иске Урыссу мәдәният йортының "Дулкын» вокаль ансамбле һәм Кәрәкәшле мәдәният йортының «Сердәш» вокаль ансамбле.
3 урында - Кәрәкәшле мәдәният йортының «Хәтирә» фольклор коллективы һәм Сөмбел Әхмәдиева , Яссытугай мәдәният йортыннан Сәлимә Йосыпова.
Көрәш - Бүләк авыл клубыннан “Туган як” җыр һәм бию сөючеләр төркеме һәм" Тамчылар» вокаль ансамбльләре дә тамашачылар алдында лаеклы чыгыш ясады.
Конферанс номинациясендә:
1 урында - Бәйрәкә авылы мәдәният йортыннан Лилия Фәтхиева,
2 урында - Димтамак авылы мәдәният йортыннан Алия Фәрхетдинова һәм Искәндәр Капитонов;
3 урында - Бәйрәкә мәдәният йортыннан Айзана Галиева һәм Индира Ханбекова.
Инструменталь ансамбльләр арасында бердәнбер 1 урын
Факил Заһретдиновка һәм Фәнис Нәбиуллинга бирелде.
Гамәли сәнгатьнең иң яхшы эшләре дип Әбсәләм, Бәйрәкә һәм Димтамак авыллары мәдәният йортлары кулдан ясалган эшләре танылды.
Нәбиуллин Фәнис Мәгъсүм улына район авыл җирлекләре конкурсында катнашучыларга аккомпаниациядә булышуы өчен аерым рәхмәт .