Ул 6нчы рота десантчылары истәлегенә багышланды . Әлеге чараның максаты: 6нчы ротаның һәлак булу фаҗигасы тарихын ачу, тарихи хатирәне саклау, малайларда һәм кызларда Ватаныбызның иң яхшы уллары өчен горурлык хисе һәм аларга охшаш булу теләге тәрбияләү; тыныч вакытта да, хәрби чорда да үз Туган илләренең гражданлык бурычларын үтәргә сәләтле Ватан патриотларын тәрбияләү.
2000 елның 1 марты - бу дата хәзер һәркемгә мәгълүм. Бу көнне Чечня Республикасының Аргун тарлавыгында Псков дивизиясе 104 нче гвардия парашют-десант полкының 6 ротасы һава-десант гаскәрләре дошманның үзеннән артык булган көчләре белән сугышка керә. Канатлы пехотаның батырлыгы хәрби батырлык һәм яңа Россия армиясе символына әверелә. Соңыннан 22 десантчы, үлгәннән соң, - Россия Герое исеменә, 69ы - Батырлык орденына (63е - үлгәннән соң) лаек була .
Алып баручылар бу тарихи фактлар турында сөйләделәр, «Честь имею», «Прорыв», «Русская жертва» кинофильмнарын карарга тәкъдим иттеләр. Ахырда десантчылар батырлыгына багышланган видеофильм күрсәтелде.
Динә ЯМАЛИЕВА, сәнгать җитәкчесе.