Безнең кызлар үз сәләтләрен күрсәтте

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

26-27 февральдә безнең кызларга "Созвездие-Йолдызлык - 2019" ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге туды.

Ансамбль конкурста инде беренче тапкыр гына катнашмый һәм үз номерларын сөендерүне дәвам итә.

Ансамбльнең җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Минзилә Абдурахманова!

"Хореография - кешенең төрле яктан үсешенә ярдәм итә торган мавыгу, әмма сәхнәгә чыккан һәр кешегә дә әлеге юнәлештә "йолдыз" югарылыгына ирешү мөмкинлеге бирелмәгән", - дип саный «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле җитәкчесе Минзилә Абдурахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International