“Уңыш” җәмгыяте ашлама кайгырта

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Хуҗалык тулаем язгы кыр эшләренә әзер дип авыз тутырып әйтергә бер генә очрак комачаулый - җылы бинага сыймый торган киң алымлы культиваторны ремонтка куясы калган.

Алда торган язгы кыр эшләре чорында хуҗалыкта өч бригада эшләячәк. Кырларга алты берәмлек трактор чыгачак. Иң мөһиме, алар    кирәкле агрегатлар белән генә җиһазландырылып калмыйча, алар мехнизаторлар белән дә комплектлаштырылган – хезмәт коллективында кадрларга кытлык юк. 
   Биредә чәчү материалы белән дә проблемалар күзәтелми. Көздән салынган орлык тулысынча сыйфатлы. Орлык фондын быел уңышлылар көнбагыш һәм кукуруз бөртеге белән яңарткан. Ашлаган җирнең генә аш бирүен шәхси тәҗрибәләрендә яхшы сынаган хуҗалык җитәкчелеге минераль ашлама туплау буенча да хәстәрлек күрә. Быел биредә һәр гектар туфракка 50 килограммнан да ким булмаган тәэсир итү көчендә өстәмә аш бирүне максат итеп куя. Шуның яртысыннан күбрәген мартның беренче яртысында алып кайтуны күздә тоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International