Ютазы чаңгычылары – беренче өчлектә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Сарман бистәсендә узган “Сәламәтлек” XVI кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгыда узышу буенча республика Чемпионатында Ютазы спортчылары чираттагы тапкыр уңышлы чыгыш тота.

Айназ Фәйзрахманова, Ильмира Әхмәтшина, Гөлназ Закирова составындагы безнең район командасы, 3х3 чакрым дистанцияне ирекле стильдә узып, зачет узышта финиш сызыгына өченче булып килде. “Олимп” спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов кул астында шөгыльләнүче Ютазы районы чаңгычылары гомумкоманда зачетында да “бронза” медальләре белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International