Акбш авылы китапханәсендә Әмирхан Еникиның туган көнен билгеләп узганнар “Әйтелмәгән васыять”

2019 елның 5 марты, сишәмбе

“Матурлык”, “Кем җырлады” кебек әсәрләре белән бик күпләргә таныш булган язучының туган ягы - Башкортстан Республикасы Благовар районы үзәк китапханәсе башлаган “Еникине укыйбыз” төбәкара акциясенә кушылган Акбаш авыл китапханәсе “Матурлыкка бай ул безнең заман” исемле китап укучылар конференциясе кысаларында язучының тууына 110 еллыгын билгеләп үтте.

Чарада катнашучылар “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә күтәрелгән проблемалар, әдипнең ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтнен нинди юллар белән ачылуын, ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-аналар алдындагы бурычы турында чын күңелдән сөйләште.“Матурлык” хикәясенең төп герое Бәдретдингә әнисенең дөрес тәрбия бирә алуы, яман авыру нәтиҗәсендә тышкы сөйкемлелеген югалткан әнисенең улы өчен иң матур ана булуы, аның эчке дөньясының гүзәлләген күрә белүе турында Дания Вәлиәхмәтова тирән хис белән сөйләде. Әсәрдән укылган өзекләр күңелләрне дулкынландырды.
Иң яшь катнашучыбыз – Разалия Тимербаева Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?” хикәсен сәнгатьле итеп укып курсәтте. Нурия Нигъмәтҗанова язучы сүзенең үтемле, теленең затлы булуын истәлекләрендә ассызыклаган Рәдиф Гаташ, Нурлан Ганиев кебек каләм ияләрненең фикерләрен укып җиткерде. Конференциядә катнашучылар әдипнең әсәрләренең укыган саен тирән мәгънәсе ачыла баруын ассызыклады.

Гөлнар КАМАЕВА,

 Акбаш авыл китапханәсе мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International