2019 елның 19 мартында «Россия юристлары ассоциациясе " Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ютазы районында яшәүчеләр түләүсез юридик консультация алу өчен белгечләргә мөрәҗәгать итә алачаклар.
Консультацияләрне суд приставы, адвокат, нотариус һәм пенсия фонды белгече үткәрәчәк. "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Алдан язылу өчен телефон: 8 (85593) 2-88-43