Балалар район думасы депутатлары - "БлагоДарение" хәйрия фонды волонтерлары 4 март көнне Корбова Оля янында булдылар.
Оригами буенча мастер-класс уздырдылар, 8 Мартка чәчәкләр ясадылар. Мондый очрашулар игътибарга мохтаҗ булган балаларга гына түгел, сәламәт балаларга да зарур. Бу башлангычлар йөрәкләрне мәрхәмәтлерәк итә, уй-теләкләрне сафландыра, чөнки тырышлык изге эшкә юнәлтелгән.