Садыйков Марат Бөтенроссия «Россия өметләре” конкурсында катнашкан

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активисты Садыйков Марат "Россия өметләре" Бөтенроссия конкурсында катнашкан һәм "Урдалы-Тау" табигать территориясе турында язган.

Россия үзенең биниһая зур территориясе белән дан тота. Әмма бу бөек ил территориясендә бик күп матур урыннар барлыгын азлар гына чамалыйдыр. Бу, чыннан да, табигатебезнең искиткеч гүзәл урыннары, алар турында барысы да белергә тиеш! Ютазы районында Акбаш авылыннан көнбатыштарак урнашкан «Урдалы- Тау» табигать һәйкәленең матурлыгы турында да шулай ук бөтен район халкы да белмидер. Ул ТР Көньяк-Көнчыгышының биологик төрлелеген саклау өчен зур әһәмияткә ия. Моннан тыш, Кырым-Сарай авылына таба урнашкан якын-тирәдәге тау битләүләре дә аерым кызыксыну уята, анда сирәк төрдәге үсемлекләр үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International