«Ностальгия» клубында шигърият сөючеләр очрашты

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген "Ностальгия" шигырь язарга һәвәсләр клубында җирле шагыйрьләр белән очрашу узды.

Үзләренең шигъри иҗат җимешләре белән Урыссудагы легендар «Энергия» ВИА солисты Нина Гыйльметдинова, рәссам Галина Еськина, «Истоки» ветераннар хоры әгъзасы  Геннадий Чернокозов, «Илһам чишмәләре» клубы әгъзасы, дүрт йөздән артык шигырь авторы Вәсилә Вәлиева, район мәдәният йорты артистлары Рим Нәфыйков һәм Николай Гребенюк таныштырдылар. Алып баручы Гөлчәчәк Вәлиева белән әңгәмә вакытында клуб кунаклары үзләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр, яшь чакларындагы кебек рәхәтләнеп вальс әйләнделәр. Очрашуны үз чыгышлары белән яшь район артистлары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International