Район чаңгычыларында – бронза медаль

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Сарманда үткәрелгән "Сәламәтлек" XVI кышкы Спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары буенча республика чемпионатында безнең район командасы уңышлы чыгыш ясады.

Айназ Фәйзрахманова, Ильмира Әхмәтшина, Гөлназ Закирова составындагы Ютазы чаңгычылары командасы, ирекле стильдә 3 чакрым дистанцияне узып, зачет ярышында өченче булды. Тренер Таһир Гыйздетдинов җитәкчелегендәге чаңгычылар гомумкоманда зачетында да бронза медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International