Бүген Татарстанның яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләренең бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район мәктәпләрендә укучылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә багышланган чаралар үткәрелә.
Шундый сыйныф сәгате Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфында узды. Мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләренең яшьтәшләренең исләренә юлга чыкканда алар үтәргә тиеш булган төп кагыйдәләрне төшерделәр. Балалар танып-белү конкурсында катнаштылар, укытучының сорауларына җавап бирделәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен яңарттылар. Район ЮХИДИ бүлекчәсе һәм юл хәрәкәте иминлеге фонды хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторларына яктылык кайтаргыч жилеткалар һәм кепкалар рәвешендә файдалы бүләкләр ясадылар.