Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә рухи ярдәм һәм җылы игътибар бирү, шулай ук кечкенә Дананы якынлашып килүче Халыкара хатын - кызлар көне белән котлау өчен 5 март көнне район мәдәният йорты волонтерлары «Мәрхәмәтле йөрәк» проекты кысаларында кабат Исхаковлар гаиләсендә булдылар.
Дана безне бусагадан ук шат елмаеп каршы алды. Аның сәламәтлеге торышында уңай динамика күзәтелә, ул яңа сүзләр әйтергә өйрәнгән.
Кызның опекуны Светлана бүләкләр һәм аның гаиләсенә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде.