Үзәк балалар китапханәсе Республиканың «Иң яхшы әсәрләрне уку вакыты»: А. Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын укыйбыз" акциясендә катнашты.
Балалар китапханәсендә йөрүчеләр өчен «Татарстан язучылары - балаларга» әдәби сәгате үткәрелде. Чара мәшһүр татар балалар язучысы Абдулла Алишның тормыш һәм иҗат юлы белән танышудан башланды. Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова яшь укучыларга 1996 елда шагыйрь һәм язучы Абдулла Алиш исемендәге премия барлыкка килүе, аның шагыйрьләргә һәм язучыларга, шулай ук иҗат коллективларына балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелүе турында сөйләде. Шулай ук балалар А. Алиш исемендәге премия лауреатлары булган язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты, аларның әсәрләре белән таныштылар. Бу авторларның китаплары буенча кычкырып уку оештырылды, балалар Рөстәм Мингалимов, Рафис Корбан, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Хәкимҗан Халиков, Ләбибә Ихсанованың искиткеч шигырьләрен яңгыратты, әкиятләрен, хикәяләрен укыды.