"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары мәктәп территориясендә урнаштырылган җимлекләргә кошлар өчен азыкны даими салып тора.
Кеше элек-электән кошлар турында кайгыртып яшәгән. Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз! Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итеп, кешегә зур файда китерә. Хәзер канатлы дусларыбызга азык табу өчен катлаулы чор. Кошлар өчен салкын артык куркыныч түгел, ә ачлык куркыныч. Азык юклыгы кышкы һәм язгы чорда кошлар үлеменең төп сәбәбе булып тора.
Безнең мәрхәмәтлелек исә канатлы дусларыбызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Укучылар игелекле эш башкарды!