Сөйкемле ханымнарны һәм гүзәл туташларны Ютазы районы Башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриев һәм башка ир-егетләр котлады.
Кадерле хатын-кызлар, искиткеч гүзәл һәм соклангыч, мөлаем һәм сөйкемле затлар, сезне якынлашып килүче 8 Март белән тәбрик итәбез! Сезнең һәр көн елмаеп торуыгызны һәм без - кыю һәм көчле затларны бөек эшләргә рухландыруыгызны телибез, үзегезне һәрвакыт сөекле, бәхетле итеп тоегыз. Бу язда сезнең тормышыгызда чын могҗизалар булсын, алдыгызда уңышка һәм хыялларга юллар ачылсын, диелде матур теләкләрдә.