Кадерле хатын-кызлар!
Бәйрәм белән Сезне - Халыкара хатын-кызлар көне белән! Без барыбыз да бу җылы, язгы бәйрәмне яратабыз - чөнки ул безнең искиткеч хатын-кызларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көне булып тора. Сез безне җиңүләрегез һәм уңышларыгыз белән куандырасыз,безгә яшәү һәм бәхет бүләк итәсез! Тормышыбызда иң мөһиме - мәхәббәт һәм игътибар. Мөлаем ханымнарыбыз, гүзәл туташларыбыз, гаиләгездә һәрвакыт мәхәббәт булуын, якын кешеләрегез даирәсендә, бер-берегезне кайгыртып яшәвегезне телим. Шәхсән үзегез һәм гаиләләрегез билгеләгән барлык планнар да тормышка ашсын. Яңа елның яңа язы сезгә шатлык һәм күп кояшлы көннәр бүләк итсен. Сәламәтлек, уңышлар һәм һәрвакыт күтәренке кәеф телим!