7 март көнне, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, Үзәк китапханә «Образ пленительный, образ прекрасный... " дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрде. Чарага сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары чакырылган иде. Очрашу хуш исле чәй табыны артында җылы, дустанә шартларда узды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан төрле конкурслар әзерләнде. Көчле затлар өчен 23 февраль көненә багышланган уен программасы үткәрелде, анда ир-егетләр «Иң көчле», «Иң тапкыр», «Иң җитез», «Мәзәкләр конкурсы» кебек бәйгеләрдә үзләренең үткенлеген һәм зирәклеген, юмор хисен күрсәтте. Хатын-кызлар өчен «Кино сөючеләр», «Бик тәмле», «Күңелле викторина», «Умники и умницы» кебек зур булмаган конкурслар һәм викториналар әзерләнгән иде. Шулай ук якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан гүзәл затларга карата җылы сүзләр яңгырады һәм Георгий Макаров, Ленар Мияссаров башкаруында «Единственная моя», «Вдвоем с тобой» җырлары яңгырады. Чара ахырында барысы да ни дә булса ота торган лотерея уйнатылды. Чара күңелле, дустанә шартларда узды һәм чәй өстәле артында тәмамланды.