8 Март хөрмәтенә Подгорный авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Бәйрәмне Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева ачып җибәрде. Бу искиткеч бәйрәмдә сәхнәдән барлык хатын-кызларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм изге теләкләр күп яңгырады. Иң яшь артистлар тамашачыларга аеруча шатлык өстәде. Тамашачылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга бүләк иткән көчле алкышлар тынып тормады. Чөнки тамашачылар яратып өлгергән номерлар да, шулай ук бу бәйрәмгә махсус оештырылган премьералар да тәкъдим ителде.