Кышны озату - Ютазы районында яшәүчеләрнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Быел аны 9 мартта - Май чабу атнасының соңгы көнендә билгеләп үттеләр. Бу көнне кыш бөтенләй китәргә теләмәсә дә, район мәдәният йорты мәйданына җыелган ютазылылар аны уртак көч белән барыбер озаттылар!
Барлык катнашучыларны ЮМР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова сәламләде һәм котлады, барысына да ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф теләде.
Беленнәрсез нинди Май чабу ди инде ул? "Маски" һәм "Шаян" театр студияләренең әкияти куелышлары нәкъ менә аларга багышланган иде дә. «Истоки» халык хоры, «Семь нот» вокаль ансамбльләренең күңелле җырлары, Николай Гребенюк һәм Чулпан Зәйдуллина чыгышлары, «Ютазы йолдызлары» халык бию коллективы башкаруында дәртле биюләр...
Шук шамакайлар барлык теләүчеләрне “тәмлүшкәләр” белән сыйладылар. Ә бәйрәмнең иң кечкенә кунакларына хәрәкәтле уеннарда бүләкләр өчен көрәшергә мөмкинлек тудырылды.
Теләкләре булган бәйрәмдә катнашучылар кайнар беленнәр һәм татлы чәй белән көч ныгытты. Саф һавада, җыр - биюләрдән һәм әйлән-бәйләннән соң алар тагын да тәмлерәк тоелды!