«Барлык йолдызлар матчы” үтте

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

10 мартта Әлмәт шәһәрендә МЛБЛ Чемпионатының Лига Сында катнашучылары арасында Татнефть ПАҖ кубогына "Барлык йолдызлар матчы " узды. Уенда Лиганың "Көнбатыш" һәм "Көнчыгыш" командаларына бүленгән иң көчле уенчылары катнашты.

Көнбатыш командасы Әлмәтнең төрле баскетбол коллективларыннан торган уенчылардан төзелгән иде. Көнчыгыш командасы составында АкБуре (Актаныш), Барс (Зәй), Ирбис (Урыссу) командалары егетләре уйнады.

Көнбатыш составы: Ширяев Богдан, Ларионов Александр, Архипов Андрей (барысы да Дизель), Лыков Руслан, Гаврилов Глеб (икесе дә Лицей №2), Шәрифов Әминджон (ӘДНИ), Мортазин Ирек, Сабитов Артур (икесе дә Титаннан), Стешин Егор (ЦДЮТ), Харисов Булат (Сб.2003). Тренерлары - Ульянов Александр ( Лицей №2).

Көнчыгыш командасы составы: Газизянов Азат, Истомин Даниил (икесе дә АкБуре), Кирилов Никита, Рахметов Алмаз, Скобелев Константин (барысы да Барс), Борисов Дмитрий, Колесников Иван, Кубашев Алмаз, Нуретдинов Артур, Хвостов Иван (барысы да Ирбис). Тренерлары - Нигъмәтуллин Рөстәм (Ирбис).

Кызганыч, кайбер уенчылар төрле сәбәпләр аркасында матчта катнаша алмады, шуңа күрә оештыручыларга ике команда составларына да төзәтмәләр кертергә туры килгән. Көнбатыш үз сафларында Юнысов Динарны (Титан) һәм Шамиенов Азатны (Лицей №2) күрмәде. Көнчыгышта исә бик көчле һөҗүмче Лугинин Владимир (Барс, Зәй) һәм Әхмәтдинов Ильяр (АкБуре) юк иде.

21-11, командалар үз маяларына 4 чирек уенда нәкъ менә шуның кадәр санда очко өстәделәр. Ахыргы нәтиҗә – 61: 39. Көнчыгыш ышанычлы һәм лаеклы рәвештә җиңү яулады. Бу җиңү командалар "регулярка"да күрсәткән нәтиҗәгә өстәмә бүләк иде, анда Ирбис беренче, АкБуре икенче булды, ә Барс 7 урында булса да, әмма бу чемпионатның иң яшь (һәм перспективалы) командалары арасында берсе.

Матч нәтиҗәләре буенча, түбәндәге иң яхшы уенчыларга төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды:

Иң яхшы “центровой” - Истомин Даниил (Актаныш, АкБуре)

Иң яхшы авыр форвард - Нуретдинов Артур (Ирбис, Урыссу)

Иң яхшы җиңел форвард - Лыков Руслан (Лицей №2, Әлмәт шәһәре)

Иң яхшы һөҗүм итүче сакчы - Скобелев Константин (Зәй, Барс)

Иң яхшы уенчы сакчы – Кубашев Алмаз (Ирбис, Урыссу).

Финал сыбызгысы яңгыраганнан соң, йолдызлы уикэнд осталык конкурсы белән дәвам итте, анда барлык командаларның иң яхшы уенчылары төп баскетбол күнекмәләренә һәм осталыкларына ни дәрәҗәдә ия булуларына көч сынашты. Конкурста 13 уенчы катнашты: дүртесе - Көнчыгыш командасын тәкъдим итте, калганнары - Көнбатыш командасыннан. Биредә дә барысы да Көнбатыш белән Көнчыгыш арасындагы көчле каршы торуга әверелде. Драматик финалда Кубашев Алмаз (Ирбис) Лыков Русланнан (Лицей №2) җиңүне “тартып алды”.

Нәтиҗәдә, Лига Ста йолдызлар уикэнды шәп килеп чыкты дип әйтәсе килә. Барысы да бик күп уңай эмоцияләр кичерде һәм саллы тәҗрибә туплады. Мәйданчыкта яңа узган матчтагы көндәшләрнең дусларча елмаешулары һәм кочаклашулары чараның чын максаты булып торды да инде. Барысына да зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International