Иске Урыссу авылында гомер кичерүче алты бала анасы, күп санлы оныклар Һәм оныкчыклар әбисе һәм карт әбисе Фәрхинур апа Вәлиева үзенең туксанынчы туган көнен билгеләп үтте.
Бөтен хезмәт юлы колхоз кырларында узган юбилярны хөрмәтләү 8 март көнне җирле мәдәният йорты сәхнәсендә оештырылган бәйрәм чарасында булды. Җылы котлаулар һәм бүләкләр белән бергә Фәрхинур апа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын да кабул итеп алды.