Май чабу – Подгорныйда

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

10 март көнне олысы да, кечесе дә Подгорный клубы янына Кышны озатырга, Язны бергәләп каршы алырга ашыкты.

Бистә халкына икеләтә шатлыкны Ютазы муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Аяз Әдип улы Шафигуллинның һәм Бәйрәкә-тамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Мөслих кызы Әгълиеваның котлаулары өстәде. Кунаклар халык гореф-гадәтләре турында искә төшерде. «Чыпчыклар», "Кояшкай», "Киез итекләр" һәм башка уеннар уйналды. Әлбәттә, бәйрәмнең иң төп вакыйгасы "Кыш карачкысын" яндыру булды: Кыш озатылды, аның белән барлык күңелсезлекләр һәм үпкәләр юкка чыкты. Ә сыйлануларсыз нинди бәйрәм инде ул! Кабул ителгәнчә, Май чабу кайнар чәйсез һәм беленнәрсез узмады. Әхмәтҗанова Эльвира, Галиева Гүзәл, Сәйфетдинова Зәйтүнә, Мөхәммәтгалиева Татьяна, Рәхимова Мөсәлия, Хикмәтова Роза җыелучыларны тәмле тәбикмәкләре һәм башка тәм-томнары белән сыйлаганнары өчен күп рәхмәтләргә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International