Түбән Камага файдалы экскурсия

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары Түбән Кама медицина көллиятендә булдылар, анда узган елдан башлап күрү буенча инвалидлар белем ала.

"Үз һөнәремне чакырам” дип аталган ачык ишекләр көне бик җанлы узган. Чарага потенциаль студентлар гына түгел, ә бәлки күрү проблемалары булган балаларның ата-аналары да килгән .

Көллият укытучылары һәм студентлары чарада катнашучыларның барлык сорауларына җавап биргәннәр, укыту процессы турында сөйләгәннәр, кабинетларда урнаштырылган җиһазларны күрсәткәннәр. Кунаклар өчен массаж, анатомия, китапханә бүлмәләре, спорт залы һәм ашханә буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелгән. Экскурсиядә катнашучылар биредә укучы студентлар өчен уңайлы мохит чынбарлыкка туры килүенә шәхсән инана алганнар.

Мондый чаралар бик кирәк, дип исәпли Ютазы районы җирле сукырлар оешмасы рәисе Гөлнара Абильтарова. Ул күрү буенча инвалидларны өметләренен өзмәскә, үз эчләренә бикләнмәскә, йорт диварлары белән генә чикләнмәскә, ә аларның оешмасына мөрәҗәгать итәргә чакыра. Биредә аларга кайда һәм нәрсәгә өйрәнә алулары турында аңлатачаклар, моның өчен сукырлар җәмгыятенең мөмкинлекләре аз түгел. Күрү буенча инвалидлар өчен барлык белем бирү оешмалары да бушлай, уку вакытында тулай торак һәм туклану тәкъдим ителә.

Гөлнара Абильтарова, мондый чараларда катнашуга аңлы мөнәсәбәттә булган, сәфәрне оештыруда булышлык күрсәткән муниципалитет җитәкчелегенә аерым рәхмәтен белдерә. Аларга сәфәр дәвамында хәтта шофер да игътибарлы мөнәсәбәттә булган. «Зур һәм кайнар йөрәккә ия булган һәркемгә рәхмәт!» - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International