12 марттан башлап Казан шәһәрендә "Ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының зона этабында җиңүче булган республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында мастер - класс уза.
Конкурста катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары И. Г Хәлиуллин., мәгариф хезмәткәрләре профсоюзларының Республика комитеты рәисе Ю. П. Прохоров сәламләде.
Безнең катнашучы - Ютазы балалар бакчасы тәрбиячесе З. Р. Зарипова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән рәсем сәнгатендә үтә күренмәле мольберт куллану буенча мастер - класс күрсәтте.