Май чабу - иң күңелле халык бәйрәмнәренең берсе, ул кышкы бәйрәмнәрне тәмамлый һәм ямьле яз башлану турында хәбәр итә!
Халык бәйрәмнәре, күңел ачулар кебек шатлыклы вакыйгалар тормышыбызны һәрчак бизәде. Май чабуны зур түземсезлек белән өлкәннәр генә түгел, балалар да көтә. Аны безнең ата-бабалар да бәйрәм иткән, чөнки бу күңелле бәйрәм үзенең тамырлары белән ерак гасырлар төпкеленә тоташа бит. Россиядә бу бәйрәмне яратмаган кеше бармы икән? Бу бәйрәмне башта - әти-әниләребез, аннары - без, ә хәзер безнең балалар бәйрәм итә.
10 март көнне «Широкая масленица» дип аталган чараны мәдәният йорты каршындагы мәйданда үткәрдек. Бер-беребезне бу бәйрәм белән котладык, Май чабу йолалары турында сөйләдек. Халык уеннары, конкурслар, әйлән – бәйлән, тәбикмәк һәм чәй белән сыйлану, шулай ук үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары - болар барысы да чараны онытылмаслык итте. Бәйрәм ахырында, гадәт буенча, Кыш карачкысы яндырылды – без Кыш белән саубуллаштык һәм ямьле Язны каршы алдык.