Район мәдәният йортында Республика "Без бергә" балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы финалы узды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Фестивальнең төп бурычы - халык мәдәниятенә һәм сәнгатенә хөрмәт тәрбияләү, халык иҗатының чыганаклары, традицияләр турында белемнәрне популярлаштыру.

Фестивальдә район мәктәпләренең 370дән артык укучысы ике яшь категориясендә "Халык вокалы", "Халык вокаль ансамбле", "Хореография", "Инструменталь ансамбль", "Сәнгатьле уку", "Театраль куелыш" һәм "Модалар театры" номинацияләрендә катнашты. Быел өстәмә белем бирү педагоглары өчен "Иҗади гаилә" һәм "Иҗат канатлары" махсус номинацияләре булдырылган.

9 апрельдә Баулы шәһәрендә фестивальнең зональ этабы узачак. Катнашучыларга уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International