Бөгелмәдә ТРның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева чыгыш ясаячак

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

27 март көнне 19.00 сәгатьтә Муса Җәлил ур., 31 адресы буенча Техника йортында республиканың көньяк-көнчыгышында Татарстан Республикасының халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева-Бигичеваның бердәнбер концерты була.

Татар халкы җырчы, педагог Зөһрә Сәхәбиева-Бигичеваны чын халыкчан башкару осталыгы, бары тик аңа гына хас моңлы, күңелләргә үтеп керерлек тавышы өчен аеруча хөрмәт итә. Ул башкарган җырлар халык арасында киң таралган һәм яратып җырланыла. Концертта шулай ук Татарстан Республикасының халык артисты Георгий Ибушев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев кебек популяр җырчылар, ТНВ телеканалының алып баручысы, Бөтенроссия конкурслары лауреаты Илдар Кыямов катнаша. Билет бәяләре - 300 сумнан башлана. Тел. 4-12-26, касса 4-16-41.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International