Авыл үзенең 90 еллык тарихын барлады

2012 елның 20 июне, чәршәмбе
2012 елның 16 июнь көне Ташкичү авылы халкында гына түгел, төбәктә туып, саф чишмә суы эчеп, һавасын сулап үскән, бүгенге көндә очар кошлар кебек төрле тарафларга таралган ул-кызларның хәтерендә озак сакланыр.Авыл үзенең 90 еллык тарихын барлады. Ташкичү гөрләде, җырлады, шаулады. Яшьлегендә авыл клубын моңга күмгән, Актүбәдә яшәүче Мөрсәлим Хөснетдиновның һәм авылда гомер кичерүче Рәиф Хәмидуллинның гармун тавышы, Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Альфинур Шәвәлиеваның шигырь юллары, «Моңсар» җыр һәм бию ансамбле, үзечшәннәрнең җыр һәм бию тавышы, шат йөзләр, сабантуй уеннары авыл өстендә көн дәвамында яңгырап торды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International