“Сердәш” – “халык” исемен лаеклы йөртә

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Әбсәләм авылының "Сердәш” халык фольклор ансамбле күптән түгел «Моңлы Татарстан» фестиваль-конкурсының Зәй шәһәрендә узган икенче сайлап алу турына узды.

Барлык традицион халык уен кораллары тавышын бергә җыйган Әбсәләм авылы үзешчән артистларының кубыз, самавыр торбасы, кер тактасы кебек гади җайланмаларда уйнауларына компетентлы жюри югары бәя бирде. Жюри әгъзалары Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге иҗат коллективының кубызда уйнавының дөрес техникасын аерым билгеләп үттеләр.

Үзешчән сәнгать осталары - бүгенге көндә апрель аенда Сабада узачак гала-концертка чакыруны көтеп яшәүче пенсиядәге һәвәскәр артислар, биш ел элек «Сердәш» коллективына үз инициативалары белән берләшә. Нәкъ менә иҗат, гастрольләрдә узган еллар аларның осталыгын шомарткан. Бүген аларны үзешчәннәр дип атау да урынлы түгел кебек. Ирешкән уңышлары өчен фольклор коллективы 2018 елның көзендә «халык» исеменә лаек булды, һәм бүген «Сердәш» сәхнә осталары белән беррәттән югары дәрәҗәдәге мәдәни чараларда лаеклы чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International