Ютазы муниципаль районында техник тикшерүләр үткәрелә

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районында сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына, техник карау уздыру графигы нигезендә, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 13 ноябреннән булган «Техник торышларына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән органнар тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында»гы № 1013 карары белән расланган машиналарга техник тикшерү уздыру тәртибе нигезендә техник тикшерү башланды. Техник карау үткәрү вакытында аерым игътибар кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итүгә, мөлкәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә, шулай ук машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләрен һәм үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздыру Кагыйдәләрен үтәүгә бирелә. 2019 елның 14 мартында техник тикшерүгә «Урыссу химия заводы» ҖЧҖ үзенең транспорт чараларын куйды. 12 берәмлек техника: автотөягечләр, тракторлар һәм тагылмалар бер сафка тезелде. Техник тикшерү барышында 10 берәмлек техника техник карауны уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алачак. Ике берәмлек техникага техник тикшерү актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен конкрет сроклар күрсәтелгән күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International