Район халкы сәламәтлеге өчен – тренажерлар

2019 елның 15 марты, җомга

Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары өчен Урыссу һәм Ютазы авылы спорт залларында яңа заманча тренажерлар барлыкка килде.

«Олимп» спорт комплексы район халкы өчен күптән сәламәтлек һәм актив ял үзәгенә әверелде. Менә дигән бассейн, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле секцияләр - биредә сәламәтлекне саклау һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәм менә сәламәт тән, гүзәл сын һәм аны яхшы спорт формасында тоту турында хыялланучылар өчен тагын күңелле бер хәбәр - "Олимп"та яңа профессиональ тренажерлар барлыкка килде. Шулай ук Ютазы авылындагы спорт сөючеләр дә сөенә ала: авыл мәдәният йортының тренажер залы яңа «сәламәтлек машиналары» белән тулыланды. Тренажерлар муниципаль бюджет акчасына сатып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International