Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Әтиләр советы» инициатив төркеме белән берлектә "Әти белән куркыныч түгел!" конкурсы уздырды

2019 елның 15 марты, җомга

Әлмәт районының 7 санлы "Золотой ключик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әтиләре белән бергә "Әти белән куркыныч түгел!» конкурсы үтте.

Әтиләр һәм балалар квест-уен уздылар, юл билгеләре-пазллар җыйдылар, ребуслар чиштеләр, картинада тәртип бозучыларны таптылар һәм теге яки бу вазгыятьтә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Шул ук вакытта катнашучылар үзара игътибарлылык, булышучанлык, ярдәмчеллек, креативлык, иҗадилык сыйфатлары күрсәттеләр.

Педагоглар сүзләренә караганда, юл хәрәкәтендә яшь катнашучылар белән мондый чаралар аларга юл аркылы чыгу кагыйдәләре, светофор һәм юл билгеләре сигналлары белән танышу, шулай ук аларга үзләре һәм үз сәламәтлекләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү мөмкинлеге тудыра.

Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләр белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International