Бүген Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзалары кайнар аш әзерләү сыйфатын тикшерү максатыннан мәктәп ашханәсендә булдылар.
Ата-аналар укучылар өчен меню белән таныштылар, контроль блюдоны күрделәр, порцияләрнең балаларның яшь ихтыяҗына туры килүен билгеләделәр, сыйныф җитәкчеләре исә, укучыларның үзләрен контрольдә тота. Әбәд ашы залында һәр сыйныф өчен аерым өстәл куелган, утыру урыннары җитәрлек. Әти-әниләр билгеләп үткәнчә, балалар бик теләп туклана, ашханә приборларыннан дөрес файдалана, шулай ук алар контроль блюдоларны татып карау мөмкинлегенә ия булды. Ата-аналар комитеты вәкилләре мәктәп ашханәсенең эшеннән канәгать калды.