Район Башлыгы Рөстәм Нуриевның торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлавы

2019 елның 16 марты, шимбә

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең хезмәтегез күп көч һәм сабырлык таләп итә. Сез һәрвакыт тормыш тәэмин итү системасында алгы сафта һәм үз эшегезне тиз һәм вакытында башкара алуыгыз белән аерылып торасыз. Нәкъ менә сез, кадерле хезмәткәрләр, кешеләргә яхшы кәеф һәм яшәү шартлары тудырасыз. Мин сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International