Ютазы мәктәбенең математика укытучысы Диана Дамир кызы Шакирова «Ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчесе булды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Һөнәри осталык конкурсында катнашкан талантлы, иҗади педагоглар арасында Ютазы мәктәбенең математика укытучысы Диана Дамир кызы Шакированың "Ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүче булуын билгеләп узу күңелле.

Бу конкурс бик катлаулы булган, авыр, яңа биремнәр күп булган. Әмма бүгенгенең ахыры - ул киләсе елдагы "Ел укытучысы" конкурсының башы. Биредә күп нәрсә педагог шәхесенә, аның белеменә һәм компетенциясенә бәйле. Диана Дамир кызы бу конкурста барлык сынауларны да лаеклы узган. Конкурска әзерлек һәм катнашу аның өчен үзенең уникаль педагогик практикасын төзү өчен төрле технологияләр палитрасын һәм методикаларын ачып җибәргән. Бу конкурста җиңү катнашучы өчен генә түгел, аның мәктәбе һәм үзе яшәгән төбәк өчен дә әһәмиятле вакыйга. Һәм укытучыларга үз квалификацияләрен даими күтәрү, үзара иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашырга мөмкинлек бирә торган системаны үстерү кирәк кенә түгел, зарур.

Ютазы муниципаль район Советы , Башкарма комитетының мәгариф бүлеге Диана Дамир кызын, шулай ук башка конкурста катнашучыларны һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүчеләрне чын күңелдән котлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International