«Язгы каникуллар» оператив-профилактик чарасы

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында язгы каникуллар вакытында балалар юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан 19 марттан 31 мартка кадәр «Язгы каникуллар» оператив-профилактик чарасы старт ала.

ЮХИДИ, Балигъ булмаганннар эшләре буенча инспекция һәм участок полициясе тарафыннан Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан рейдлар үткәреләчәк. Юл хәрәкәтен бозучылар да игътибардан читтә калмаячак. Районның мәгариф оешмаларында балалар һәм ата-аналар белән чаралар үткәрү планлаштырыла, яктылык кайтаручы элементлар популярлаштыруга аерым игътибар биреләчәк.

Ютазы ЮХИДИ бүлеге тарафыннан балаларны мәктәпкә йөртүче һәм балалар төркемнәрен оешкан рәвештә йөртүче автобусларның техник торышын тикшерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International