"Олимп "спорт комплексында Бөтенроссия спорт ярышлары (уеннары) кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышларның муниципаль этабы узды.
Малайлар арасында җиңүне Ютазы урта мәктәбе командасы алды, Димтамак мәктәбе командасында - 2 урын һәм Каразирек мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды. Кызлар командалары арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә, 2 урында - Каразирек урта мәктәбе һәм 3 урын - Урыссу гимназиясе командасында.
Ярышларның җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз!