Оператив киңәшмәдә актуаль сораулар каралды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Ютазы муниципаль район башлыгы Рөстәм Нуриев үткәргән атналык оператив киңәшмәдә актуаль мәсьәләләр каралды.

Алар арасында үзара салым акчаларын җыю, көллият ачу буенча агымдагы проблемаларны хәл итү, асфальт заводы төзү, ТКХ өчен түләүләрнең ни дәрәҗәдә баруы, күп балалы гаиләләр өчен җир участоклары бүлеп бирү кебек мәсьәләләр бар иде.

Оператив киңәшмәдә яңа хезмәткәрләр тәкъдим ителде: Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы вазыйфасына - Гөлнара Хәмидуллина, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре вазыйфасына - Наилә Шуматбаева.

ЗАГС (гражданлык хәлләре актларын теркәү) бүлеге һәм "Маяк" ТМШның узган елда эшчәнлекләре нәтиҗәләре турында хисап тыңланды.

Киңәшмәдә шулай ук озак еллар намуслы хезмәте һәм Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен Альфред Дәүләтгәрәев Ютазы муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде; Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән чаңгыда узышу буенча республика ярышларында призлы өченче урын яулаган өчен чаңгы спорты буенча район командасы тренеры Таһир Гыйздетдинов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International