Хатын-кызлар арасында йөзү буенча ярышлар

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Район хатын-кызлар советы хатын-кызлар арасында йөзү буенча ярышлар үткәрде.

Ярышлар ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде. Аларда авыл җирлекләре, сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләре гүзәл затлары катнашты. Иң яхшы нәтиҗәне химия заводыннан Анастасия Матвеева күрсәтте, икенче урынны Ютазы авылыннан Гүзәл Сафиуллина алды һәм өченче булып финишка Бәйрәкәтамактан Зөлфия Исхакова килде. Җиңүчеләрне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Тимур Нигъмәтуллин котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International