Ютазы районында автоном янгын сигнализацияләре урнаштырыла

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Ютазы районында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарның һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итү буенча чараларның берсе - автоном янгын сигнализацияләре урнаштыру булды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Газ хуҗалыгы хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белгечләре белән берлектә, ялгыз өлкән кешеләр һәм ведомствоара патронажда торучы гаиләләр яшәгән йортларда иртә стадиядә янгын билгеләрен ачыклау өчен билгеләнгән автоматик янгын сигнализациясе системасын урнаштыруларын дәвам итәләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел автоном янгын сигнализацияләре алу өчен район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән җирле бюджеттан акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International