Яшь шагыйрьләр һәм язучыларның Бөтенроссия “Илһам” бәйгесе зональ этабы

2019 елның 19 марты, сишәмбе

"2014 -2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын үтәү йөзеннән, сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм үстерү, яшь талантларга үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру, туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә, ел саен Бөтенроссия “Илһам” яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы үткәрә.

Әлеге конкурста катнашу өчен район мәгариф оешмаларыннан төрле номинацияләрдә утыздан артык әсәр җибәрелгән. Әлмәт шәһәренә 19 мартта “очный” турга түбәндәге укучылар чакырылган:

«Яшь шагыйрь» номинациясендә: Әхмәтов Фәннур - Ютазы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;

«Яшь прозаик» номинациясендә : Хәлиуллина Зарина - Ютазы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы һәм Касыймова Язилә - Бәйрәкә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы;

"Яшь драматург» номинациясендә: Хәмидуллина Диана - Урыссу гимназиясенең 10 сыйныф укучысы, Абдуллин Аяз - Кече Урыссу мәктәбенең 4 сыйныф укучысы һәм Нуруллин Нияз - Каразирек урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

Бәйгедә катнашучылар, составында танылган татар язучылары һәм драматурглары булган компетентлы жюри алдында лаеклы чыгыш ясадылар, сорауларга җавап бирделәр.

Бәйгегә йомгак апрель аенда Г. Тукайның туган көнендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International