Һәм тагын: “Исәнме, “Тере классика!”

2019 елның 19 марты, сишәмбе

18 март көнне район мәдәният йортында Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләрен кычкырып уку буенча "Тере классика" Бөтенроссия конкурсының муниципаль туры узды. Конкурста район гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 класс укучылары катнашты.

Әдәби әсәрләрнең мохитына кереп китә белү, үзләренең геройлары белән бер дулкында булулары, "Тере классика" конкурсында катнашучыларга бу дөнья якын һәм аңлаешлы булуын күрсәтте.

Жюри составына мәгариф бүлеге ветераны Булдина Фәния Миңнеәхмәт кызы, Үзәкләштерелгән китапханә директоры Мостафина Люция Рәис кызы, мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина Светлана Рәис кызы керде, алар балаларның әзерлекләре артуына һәм чыгышлары яхшыруына игътибар юнәлттеләр, әсәрләрне сайлап ала белүләре өчен мактадылар, әдәбиятка, илһам һәм рухият чыганагы буларак, мәхәббәтне югалтмаска чакырдылар.

Конкурста 2 санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Санникова Анастасия (укытучысы - Усманова Л. Т.), В. А. Осееваның «Бабка» әсәрен укып җиңүче булды;

Билалов Данияр, Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (укытучысы Галиуллина Г. Ә.), М. Гелпринның «Свеча горела" әсәрен укып җиңү яулады;

Урыссу гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Колесников Никита (укытучысы Зиннәтуллина Р. Х.), А. Чеховның «Баран и барышня " әсәрен укыды.

Аларга безнең районның данын апрель аенда Яшел Үзән шәһәрендә зона этабында якларга туры киләчәк.

Укучыларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International