«Үткәннәрне истә тотарга. Киләчәк турында уйларга”

2019 елның 19 марты, сишәмбе

17 март көнне Кәрәкәшле авыл мәдәният йортында яшьләр белән терроризм турында " Үткәннәрне истә тотарга. Киләчәк турында уйларга» дип аталган әңгәмә узды.Балалар террорчылык темасына әзерләнгән материал белән кызыксынып таныштылар. Сәнгать җитәкчесе сорауларына бик җитди һәм аңлаешлы җавап бирделәр. Дөрес җавапларга караганда, балалар, кирәк булган очракта, теләсә нинди экстремаль вазгыятьтә дә югалып калмыйлар, дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Үткәрелә торган чараның максаты - яшьләргә террорчылыкка урын булмый торган гражданлык-хокукый җәмгыятьтә яшәүгә, югары рухи-әхлакый кыйммәтләргә юнәлеш бирү!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International