Ютазы чаңгычысы Ильмир Латыйпов чаңгыда узышу буенча республика ярышларында көмеш призер булды.
"Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчесе Түбән Камада үткән чаңгыда узышу буенча республика ярышларында, яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында 30 чакрым дистанциядә көмеш медаль яулап, уңышлы чыгыш ясады.