Бүген Урыссу интернат-мәктәбендә "янгын" чыгу очрагында өйрәнү эвакуациясе узды.
Тревога буенча барлык укучылар, укытучылар һәм техник персонал уку корпусыннан эвакуацияләнде. Һәлакәт булган урынга янгын сүндерү расчетлары, газ хезмәте һәм ашыгыч ярдәм килде. Бинадан "зыян күрүче" чыгарылды һәм “янгын" сүндерелде. "Социаль әһәмиятле объектларда коткару хезмәтләренең үзара хезмәттәшлеге буенча мондый өйрәнү тренировкалары даими рәвештә үткәрелә", - дип шәрехләде өйрәнүләрне ПЧ-42 начальнигы Фәнил Нуриәхмәтов.